2016-нчы елның 13-нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үзенең укучыларын һәм Габдулла Тукай иҗатын яратучыларны шагыйрьнең 130 еллык юбилеена багышланган «Төп нөсхә көне»нә чакыра.
Биредә шагыйрьнең үзе исән вакытта нәшер ителгән китапларының төп нөсхәләрен күрү мөмкин булачак. Китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы «Халык моңнары» (1912), «Балалар күңеле» (1911), «Җан азыклары» (1912), «Алтын әтәч» (1909), «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1911), «Г.Тукаев диваны» (1908) һәм башка китаплар бу көнне укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителәчәк.
Санкт-Петербург шәһәрендә 1912-нче елда яздырылган граммофон тәлинкәсеннән Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин башкаруында Габдулла Тукайның көйгә салынган «Кичке азан» әсәрен тыңлау да мөмкин булачак.
Габдулла Тукай истәлеген йад итәргә теләүчеләрне китапханәдә көтеп калабыз.
Безнең адрес: Казан, Кремль урамы, 33 йорт. Рәхим итегез!