V Каримуллин укулары

2016 елның 15 апреле, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

Мәгълүмати белдерү

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Сезне мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган Бишенче мемориаль укулар – Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра. Укулар 2016 елның 14-15 июлендә Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Саба районында узачак.

Әлеге чараны үткәрүнең максаты – милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемалары турында фикер алышу. Укулар татар һәм рус телләрендә булачак. Регламент: докладлар – 15 мин., хәбәрләр – 10 мин. 

Кәримуллин укуларында түбәндәге тематик юнәлешләрне яктырту күздә тотыла:

  • Академик Ә.Г.Кәримуллинның фәнни мирасын саклау, өйрәнү һәм пропагандалау;
  • Идел буе –Урал яны төбәкләрендә китапчылык эше;
  • Милли мәдәният системасында китапның урыны һәм әһәмияте;
  • Кулъязма һәм басма татар китабы тарихы;
  • Вакытлы матбугат тарихы;
  • Балалар һәм яшүсмерләр өчен милли наширлек эшчәнлеге;
  • Милли нәшрият эшләрендә заманча технологияләр;
  • Китап бизәү сәнгате;
  • Китап культурасын саклауда һәм үстерүдә китапханәләрнең роле.

Укуларда катнашуыгыз турында белдергән язма хәбәрне 2016 елның 31 маеннан да соңга калмыйча оештыру комитетына җибәрүегез сорала.

Докладларның татар яки рус телендәге, күләме 5 биттән артмаган тезислары 2016 елның 31 маена кадәр гадәти яки электрон почта аша кабул ителә. Доклад тезисларын компьютерда җыюга карата таләпләр: MS WinWord (95–97) текст редакторы; абзацлар арасында бер буш юл калдыру; Times New Roman шрифты; шрифт үлчәме – 14; юллар арасында берле интервал.

Доклад конференциянең эчтәлегенә яки дәрәҗәсенә туры килмәгән очракта оештыру комитеты катнашу гаризасын кире кагу хокукына ия.

Укуларда катнашу бушлай, катнашучыларның юл һәм яшәү чыгымнары аларны җибәргән оешмалар тарафыннан түләнә.

13 июль – конференциядә катнашучыларны каршы алу һәм кунакханәләргә урнаштыру көне, 14-15 июль – конференциянең эш көннәре, 16 июль – конференциядә катнашучыларны озату көне.

Оештыру комитеты укуларда катнашу турындагы хәбәрләрне һәм доклад тезисларын түбәндәге адреслар буенча кабул итә:

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт.

факс (843) 238-73-18; е-mail: Redf.Nbrt@tatar.ru

Белешмәләр өчен телефоннар:

(843) 238-73-83 – Татарстан Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Һадиев Ирек Габделхәй улы;

(843) 292-09-28 – Татарстан Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Заһидуллин Айрат Җиһангир улы.

V Каримуллин укуларында катнашу теләген белдергән гариза формасы (2014 елның 14-15 июле)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International