2016 нчы елның 22 нче апрелендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ел саен уздырыла торган «Китапханә төне – 2016» уку фестивалендә катнашты. Әлеге традицион чара быел «Кино укы!» шигаре астында узды. Cкрипка һәм виолончель башкаруында кинофильмнардан яңгыраган җанлы музыка гүзәл, затлы бинага үзенә күрә бер серлелек өстәде. Китапханә буенча үткәрелгән мавыктыргыч сәяхәт тә кунакларның күңеленә бик хуш килде. Зур уку залында «2016 елның юбиляр әсәрләре буенча төшерелгән кинолар» дигән видеопрезентацияне карау оештырылды. Режиссер Салават Юзеевның кыска метражлы «Ишекне япты да китте», «Хаста», «Пилмән» һәм Тукай турында «121» фильмыннан өзекне карау тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Салават Юзеев язучы һәм драматург буларак та билгеле шәхес. Ул үзенең рус телендә яңа дөнья күргән «Не перебивай мертвых» китабын тәкъдир итте, тамашачыларны күпкырлы иҗаты белән таныштырды. «Инновация» студиясенең продюсеры Марина Галицкая киностудиянең эшчәнлеге турында сөйләде. «Китапханә төне»нең дәвамы булып Тимур Садыйков белән очрашу узды. Ул «843 ешлыгы яки Аваз һәм тынлык картасы» дигән шәһәрнең тавыш һәм музыка мохитын өйрәнү кинопроекты режиссеры буларак, килгән кунакларга аудиопрезентациясен тәкъдим итте. Бу кичәдә «Язгы изгелек атнасы» кысаларында Бөтенроссия хәйрия акциясе буенча барлык катнашучыларга «георгий тасмалары» таратылды. «Китапханә төне» Мәгарә уку залында Р.Love чәйханәсе әзерләгән татлы ризыклар белән чәй янында дәвам итте. Тамашачылар шат күңел, яхшы кәеф белән таралыштылар.