2016 нчы елның 25 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) экскурсоводлар өчен Мәгълүмат көне уздырылды.
«Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге тыңлаучылары өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтының һәм «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталының мәгълүмат ресурсларына, Татарстанның һәм Казан шәһәренең һәйкәлләре турындагы Интернет-ресурсларга күзәтү ясалды, китапханәнең электрон каталогында эзләү буенча киңәшләр бирелде.
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан «Габдулла Тукай» библиографик белешмәлегенә аеруча зур игътибар ителде.
Экскурсия хезмәтенә кагылышлы методик һәм белешмә материаллардан торган күргәзмә зур кызыксыну уятты. Соңыннан китапханә бинасы, федераль әһәмияткә ия булган архитектура һәйкәле – Ушкова йорты буенча экскурсия уздырылды.