Уникаль китап – Милли китапханәгә бүләк

2016 елның 29 апреле, җомга

2016 нчы елның 28 нче апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты конференцияләр залында М.Г. Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге чыгарган басмаларны тәкъдир итү чарасы узды.

Фарсы авторы Рәшидеддиннең тарих фәннәре кандидаты И.М. Миргалиев нәшриятка әзерләгән «Шуаб-и панджгана» факсимиль басмасы галимнәрдә зур кызыксыну тудыра. Рәшидеддин тарафыннан фарсы телендә язылган әлеге хезмәт төрле халыкларның генеалогиясенә багышланган биш бүлектән тора. Факсимиль басма Төркия Җөмһүриятенең Истанбул шәһәрендәге Топкапы сарае архивында сакланучы «Шуаб-и панджгана»ның бердәнбер кулъязма нөсхәсеннән әзерләнгән.

Тәкъдир итү кичәсендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина катнашты. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе Рафаэль Хәкимов факсимиль басманы Милли китапханәгә бүләк итте. Милли китапханә бүләк ителгән кыйммәтле басма өчен Тарих институтына зур рәхмәт белдерә.

  

Источник: http://татаровед.рф/news/44

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International