Кино тылсымы турында...

2010 елның 13 сентябре, дүшәмбе
2010 нчы елның 24 нче августыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 нче йорт) сәнгатьнең иң яшь төренә – кино сәнгатенә багышланган күргәзмә эшли.
Киноны һәркем ярата. Ләкин әлеге сәнгатьнең нәрсә аңлатканы, ничек барлыкка килүе, теленең үзенчәлекләре хакында күпләребез белмидер, мөгаен. Сәнгать бүлеге тәкъдим иткән күргәзмә сер пәрдәләрен ача һәм сәнгатьнең иң яшь төре ХIХ гасыр азагында туган кино сәнгате хакында сөйләр.
Рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булырбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International