«Классицизм, романтизм, реализм – ХIХ гасыр сәнгате парадигмалары» – 2010 нчы елның 25 нче августыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә эшләп килүче күргәзмә әнә шулай атала.
Мәдәният тарихында ХIХ гасыр мөһим урын алып тора, шуңа да әлеге чорга мөрәҗәгать итү очраклылык түгел. Бу – дөньяга Бетховен, Лист, Штраус, Шопен, Вагнер, Глинка, Алябьев, Бортнянский кебек даһиларны биргән заман, музыкаль мәдәниятнең искиткеч зур күтәрелеш чоры. Рәсем сәнгатендә Луи Давид, Делакруа, Мане, Брюллов, Иванов, Репин, Федотов һ.б. иҗат иткән югары казанышлар чоры...
Күргәзмә ике бүлектән тора. «Музыка триумфы» бүлегендә шул чорның бөек музыкантлары хакындагы материаллар, альбомнар, аларның әсәрләре тупланган язмалар җыелган. «Мәдәни чорлар силуэтлары» бүлегендә исә рәссамнарның тормышы һәм иҗаты хакындагы документлар куелган. Бу китапларны ачып карарга, укырга һәм рәсем сәнгате осталарының искиткеч гүзәл әсәрләре белән танышып хозырланырга мөмкин.
Рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булырбыз!