«Кодекс» консорциумының мәгълүмати-хокукый ресурсларыннан файдаланучылар игътибарына

2010 елның 13 сентябре, дүшәмбе


2010 нчы елның сентябрь аенда «Кодекс» электрон-мәгълүмат системасының эзләү платформасында үзгәрешләр барлыкка килде. «Кодекс» – федераль һәм региональ законнар җыелмасы документларын, суд практикасы материалларын, шәхси сорауларга министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан бирелгән рәсми аңлатмаларны, әйдәп баручы юридик һәм аудиторлык компанияләренең экспертлары тарафыннан әзерләнгән комментарийлар һәм консультацияләрне һәм башка документларны үз эченә алган ышанычлы мәгълүмати-хокукый документлары комплексы.

 
6 нчы платформадагы мөһим камилләштерүләр эзләү сервисларына кагыла. Алга таба интеллектуаль эзләү төгәлрәк, атрибутив эзләү логикасы ачыграк (хәзер ул тиешле атрибутлары булган барлык документлар буенча алып барыла) булачак. 6 нчы платформада документлар бирелгән сорауга якынлык дәрәҗәсе һәм мәгълүмат төре нигезендә сортларга аерыла. Моннан тыш система үзе Сезнең сорауга туры килгән документларны «Аеруча яраклы документлар» дигән исемлеккә аерып күрсәтәчәк.
Исемлектәге документ белән тиз танышуның тагын бер мөмкинлеге – һәр документка бирелгән аннотация. Анда тексттан сорауга төгәлрәк җавап бирүче өземтәләр бирелә. Документлар исемлеген төзегәндә үк инде Сез әлеге документның сорауга ни дәрәҗәдә туры килү-килмәвен бәяли һәм документның Сезне кызыксындырган өлеше белән таныша алачаксыз.


Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлеге (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) үз эшчәнлекләрендә СНиП, ГОСТ, ГОСТ Р, РДС, РД, СанПиН, ВСН, НПБ, СП, ГН һәм башка документларны файдаланучы, җитештерүнең төрле өлкәләрендә эшләүче җитәкчеләр һәм техник белгечләргә Россия нормалары, кагыйдәләре һәм стандартларының тулы электрон китапханәсен тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International