Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге хезмәткәрләре «Дөнья әдәбияты ядкәрләре. Борынгы Рим» дип исемләнгән күргәзмә әзерләделәр. Анда ХIХ гасырда Россиядә рус теленә тәрҗемә ителгән һәм басылып чыккан Борынгы Рим авторларының әсәрләре җыелмалары куелган.
Күргәзмә Борынгы Римның иң күренекле язучыларының әсәрләре белән таныштыра: Гомерга ияреп язган Вергилий Марон (б.э.к. 70-10 нчы еллар) һәм аның «Энеида» героик поэмасы; лирик шагыйрь Гораций Квинт Флакк һәм аның «Ода»сы. Монда шулай ук иҗтимагый рим комедиясен барлыкка китерүче сатирик Публий Теренция (б.э.к. 185-159 нчы еллар) һәм II гасыр латин язучысы, «Алтын ишәк» юмористик романының авторы Люций Апулея иҗаты белән таныша алачаксыз.
Борынгы Римның төрле тармаклардагы эшлеклеләренең әсәрләре зур кызыксыну уята. Мәсәлән, атаклы рим полководецы һәм оратор Юлий Цезарьның (б.э.к. 100-44 нче еллар) мемуарлар формасында язылган «Галль сугышы хакында язмалар»ы һәм күренекле сәясәтче, адвокат Марк Туллий Цицеронның (б.э.к. 106-43 нче еллар) «Катилина заговоры хакында» исемле адвокат нотыклары. Файдаланучылар игътибарына Рим империясенең һәлакәте турында алдан әйткән Корнелий Тацитаның (б.э. ның якынча 54-119 нчы еллары) һәм Август чорының бөек тарихчысы Тит Ливийның хезмәтләре дә куелган.
Борынгы Рим фәлсәфәсе Лукреция Караның (б.э.к. 99-55 нче еллар) «Әйберләр табигате турында» хезмәте, сәясәтче Луций Сенекиның (б.э.к. якынча 4 нче ел – б.э.ның 65 нче елы) һәм Борынгы Рим фикер ияләренең башка хезмәтләре аша чагылдырылган.
Экспозиция Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Кремль ур., 33 нче йорт), Зур уку залында 2010 нчы елның декабрь азагына кадәр эшләячәк.