Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры С.Р. Җиһаншина 27 май – Гомумроссия китапханәләр көне уңае белән барлык китапханәчеләргә үзенең котлавын юллый. Котлауда мондый юллар бар:
Хөрмәтле һөнәрдәшләр!
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчелеге исеменнән Сезне Гомумроссия китапханәләр көне белән котлыйм!
Дөньядагы һәр дәүләт, һәр халык үз тарихына, гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм мәдәниятенә ихтирамлы булганда гына үсешкә ирешә ала. Китапханәчеләргә әлеге рухи байлыкларны саклау бурычы йөкләнгән. Сез китапханәгә мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммә таләпләренә җавап табарга булышасыз, аларга гыйлем ишекләрен ачасыз, аларны мәдәни кыйммәтләргә якынайтасыз, аларда югары әхлак сыйфатлары тәрбиялисез.
Тырыш хезмәтегез һәм эшкә тугъры булуыгыз өчен һөнәри бәйрәм көнендә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Кешеләргә карата һәрчак игътибарлы мөнәсәбәт саклавыгызны, дөньяны бары тик яхшы якка үзгәртү омтылышы белән яшәвегезне телим. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет юлдаш булсын!
Татарстан Республикасы
Милли китапханәсе директоры
Сөембикә Җиһаншина