2016 нчы елның 14-20 нче май көннәрендә Россиянең 2016 елгы китапханәләр башкаласы Калининградта һәм Калининград өлкәсенең тагын берничә шәһәрендә Бөтенроссия китапханәләр конгрессы – Россия китапханәләр берләшмәсенең еллык XXI нче конференциясе узды.
Конгресс эшендә Россиянең 64 өлкәсеннән һәм 5 чит илдән 1190 белгеч, шул исәптән Татарстан китапханәләреннән дә 12 кешелек делегация катнашты.
Бөтенроссия китапханәләр конгрессы кысаларында 2016 нчы елның 17 нче маенда Калининград шәһәренең Шәхесара багланышларны үстерү үзәгендә Китапханәләр эшенә бәйле басма продукция, яңа мәгълүмати технологияләр, товарлар һәм хезмәт күрсәтү төрләренең XVII нче күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллык юбилеена багышлап нәшер ителгән басмалар да куелган иде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире А.Җ.Заһидуллин Россия китапханәләр берләшмәсенең Аеруча кыйммәтле кулъязма документлар һәм сирәк китаплар секциясе (34 нче секция) эшендә даими катнашып килә. 18 нче май көнне ул әлеге секция утырышында «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы шәхси тупланмалар» дигән доклад белән чыгыш ясады.