Татар-япон багланышлары тарихы турында

2010 елның 5 октябре, сишәмбе

2010 елның 29 октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында япон һәм төрек галимнәре тарафыннан китапханәгә бүләк ителгән, татар-япон багланышларын яктырткан китапларны тәкъдир итү булачак.

Татар-япон мөнәсәбәтләренең йөз елдан артык тарихы бар. Татарстанда һәм Россиядә аз өйрәнелгән бу темага чит илләрдә шактый бай библиография барлыкка килде. Әлеге библиография турында гомумән һәм, аерым алганда, Рәшид казый Ибраһимовның япон телендә мемуарлары хакында Казан федераль университетының Шәрыкны өйрәнү институты социология кафедрасы доценты һәм япон теле укытучысы, социология докторы, озак еллар татар-япон мөнәсәбәтләрен Япониядә яшәп өйрәнгән Лариса Рафаэль кызы Усманова чыгыш ясаячак. Тәкъдир итү мәрасимендә бу юнәлештә алга таба Татарстанда алып барылачак нәшрият эшчәнлеге планнары да яктыртылачак.


Керү ирекле.


Тәкъдир итү китапханәнең Кремль урамы, 33 йортта урнашкан төп бинасында булачак
Белешмәләр өчен телефон: 292-09-28




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International