«Җитезрәк, югарырак, көчлерәк»

2016 елның 7 июне, сишәмбе

     

      Олимпия уеннары - борынгы антик чорлардан безнең дәверләргә килеп җиткән легенда һәм традицияләрнең дәвам итүе. Ул призлы урыннар өчен ярышу, дөнья рекордлары, гадел көрәш, көндәшеңә намуслы караш, спортчыларның тормышы белән бәйле шау-шулар һәм ачышлар.

   «Җитезрәк, югарырак, көчлерәк» – шул девиз астында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында ( Казан, Кремль ур, 33 нче йорт) 23 июнь - Халыкара Олимпиада көненә багышланган экспозиция оештырылды. Күргәзмәдә Олимпия уеннары тарихы, спорт ярышлары, олимпиада рекордлары һәм рекордсменнары, бәхетле җиңү мизгелләре һәм ачы җиңелүләр турында кызыклы китаплар урын алган. Спортчыларның эчке халәте, спорт медицинасы, биохимия һәм диета, спорт мәктәпләренең эшчәнлеге белән идарә итү хакында язылган китаплар аерым игътибарга лаек. Балалар өчен язылган спорт турында әкиятләр һәм олимпиадага багышланган энциклопедиялар күргәзмәне тагын да бизи. Экспозициядә дөнья спорты тарихында якты эз калдырган Татарстанның күренекле спортчылары, аларның Олимпиадаларда катнашулары турында да бай мәгълүмат табарга мөмкин.

     Күргәзмә 2016 нчы елның 30 июненә кадәр дәвам итәчәк, спортчылар һәм тренерлар, физкультура институты студентлары, гомумән, спорт сөюче һәркем өчен кызыклы булыр.

             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International