Сәнгатьтә спорт

2010 елның 6 октябре, чәршәмбе

Спорт – сәнгатьтә бик борынгы һәм шул ук вакытта искерми торган тема. Кешелекнең башлангычында ук ул антик Греция сәнгатендә күренекле урын алып торган. Классик сәнгать образлары безгә сәламәт, көчле, кыю, чыныккан кешеләр культы, спорт культы турында әле дә искә төшерәләр.


Спорт төрләренә багышланган аеруча күренекле сәнгать әсәрләре белән Сез Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә 1 нче октябрьдән 30 нчы октябрьгә кадәр эшләүче «Мәңгелек сюжет: Сәнгатьтә спорт» дигән күргәзмәдә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International