«Китапханә хәбәрләре» журналына – 20 ел

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

«Китапханә хәбәрләре» фәнни-гамәли журналының юбилей саны (2016. – №1 (41)) дөнья күрде.

Журналның электрон рәвештәге нөсхәсе белән менә шушы сылтамага басып таныша аласыз: http://kitaphane.tatarstan.ru/bull.htm

Ул Татарстанның ике дәүләт телендә: татарча һәм русча, елга ике тапкыр нәшер ителә. Юбилей номеры Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, «Китапханә хәбәрләре» журналының баш мөхәррире урынбасары Ирек Һадиевның «Китапханә хәбәрләре» журналына – 20 ел» исемле баш мәкаләсе белән ачылып китә. Журналны Милли китапханәнең редакция-нәшрият бүлеге әзерли, «Милли китап» нәшрияты бастыра, республикабыздагы китапханәләргә тарата һәм Россиянең дистәгә якын эре китапханәләренә дә җибәреп тора. Чыга башлаган вакытыннан хәзерге көнгә кадәр журналның баш мөхәррире – Милли китапханәбезнең Химаячеләр шурасы рәисе, танылган әдип, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев.

Узган 20 ел дәвамында «Китапханә хәбәрләре» күләме ягыннан да зурайды; аклы-каралы, гади калыпта эшләнгән басмадан төсле бизәлешле, күптөрле жанрлы, бай мәгълүматлы периодик басма дәрәҗәсенә үсеп җитте. Журналның күп рубрикалары традицион рәвештә электән үк яшәп килә. «Республика китапханәләрендә» дигән рубрика Татарстан китапханәләренең эш тәҗрибәсен яктырта, аларны борчыган мәсьәләләр турында яза. «Социологик тикшеренүләр» дигән рубрикада китап уку һәм укыту проблемалары, файдаланучыларга мәгълүмат һәм китапханә хезмәте күрсәтүне яхшырту мәсьәләләре күтәрелә. «Якутлар табыладыр вакыт белән» рубрикасында Татарстан халыкларының язма һәм басма мирасы, әдәбият һәм китап культурасы тарихы яктыртыла. «Методистлар киңәш бирә» рубрикасы файдалы методик киңәшләре, китапханәчеләр өчен махсус әдәбиятка даими рәвештә күзәтүләр биреп баруы белән әһәмиятле. Китапханә гыйлеменең һәм гамәлиятенең шулай ук башка җәһәтләре «Һөнәребез серләре», «Шәхесләр һәм шәрехләр», «Һөнәрдәшләребездә», «Кеше һәм заман», «Китапханәләрдә төбәкне өйрәнү» кебек рубрикаларда урын ала. Фәнни һәм методик мәкалә-язмалар белән беррәттән, журнал библиографик мәгълүмат та тәкъдим итә: болар – «Татарстан китапханәләре хакында вакытлы матбугат» дигән традицион библиографик күрсәткеч һәм әдәбиятка тематик күзәтүләр.

«Китапханә хәбәрләре» тагын шуның белән дә кызыклы: аның сәхифәләрендә китапханәләрнең хәзерге торышы да, тарихлары да яктыртыла; китапханә эшенең һәм мәгълүматлаштыруның теоретик мәсьәләләре дә, гамәли хезмәткәрләрнең теге яки бу эшчәнлек юнәлешен оештыруга караган киңәшләре дә урын ала. Журнал китапханәләр тормышындагы аеруча мөһим, Республикабыз һәм Россия дәрәҗәсендәге, шулай ук дөньякүләм әһәмиятле мәдәни вакыйгаларны да игътибардан читтә калдырмый.

Хәзерге көндә «Китапханә хәбәрләре» журналы Россиядә чыга торган төбәк һөнәри журналлары арасында мәртәбәле урын алып тора. Аның аша Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең, республикадагы китапханәләр челтәренең эшчәнлегенә күпмедер дәрәҗәдә бәя биреп тә, китапханә җәмәгатьчелегенең абруен, мәдәният үсешенә керткән өлешен бәяләп тә була.

Безнең белән моңарчы хезмәттәшлек иткән авторларыбызны да, алар сафына яңа килеп кушылучыларны да киләчәктә журналыбыз битләрендә кызыклы һәм файдалы фикерләре, бай тәҗрибәләре белән уртаклашырга, эшчәнлекләрендәге яңалыкларны җиткереп торырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International