Конкурска нәтиҗә ясалды
Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының китапханәләр эше тарихын яктырткан фәнни, публицистик, мәгълүмати-библиографик, методик һәм башка иҗади эшләре арасында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан китапханәләре» дигән исем белән үткәрелгән Республика конкурсына нәтиҗә ясалды.
Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге тарафыннан оештырылды һәм илебез халкының фашист илбасарларына каршы сугышта Җиңүенә 65 ел тулуга багышланды. Ул 2009 елның 1 гыйнварыннан 2010 елның 1 июленә кадәрге вакыт аралыгында уздырылды.
Конкурс түбәндәге номинацияләргә бүленгән иде:
1. Фәнни эшләр: фәнни мәкаләләр, мәкаләләр җыентыклары, монографияләр, райондагы (төбәктәге) китапханә эше тарихын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү программалары, китапханәләр тарихына багышланган музейлар (экспозицияләр, күргәзмәләр) төзү һәм үстерүгә караган проектлар (концепцияләр).
2. Публицистика, газета һәм журнал материаллары: бер китапханәнең (китапханә бүлегенең) яки райондагы берничә китапханәнең тарихын чагылдырган аерым мәкаләләр яки мәкаләләр цикллары, истәлекләр җыентыклары, очерклар.
3. Методик-библиографик эшкәртмәләр: күргәзмәләр планнары (фоторәсемнәре белән), биографик һәм библиографик күрсәткечләр, юлкүрсәткечләр.
4. Электрон басмалар: тарихи документларны туплаган электрон мәгълүматлар базалары, электрон каталоглар, мәдәни чараларның барышы, күргәзмә-презентацияләр, музейларга экскурсияләр, шул исәптән виртуаль экскурсияләр яздырылган CD-ROMнар.
Конкурста Татарстандагы 46 үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының 9-ы катнашты, болар: Апас (Үзәк китапханә, Зур Күккүз авылы китапханәсе), Балтач (Үзәк китапханә), Бөгелмә (Татар Димескәе авылы китапханәсе), Кама Тамагы (Үзәк китапханә), Лаеш (Үзәк китапханә), Минзәлә (Үзәк китапханә), Нурлат (Кизләү авылы китапханәсе), Питрәч (Үзәк китапханә), Сарман (20 авыл китапханәсе), шулай ук Татарстанның Республика балалар китапханәсе.
ТР Милли китапханәсе белгечләрен (фәнни эшләр буенча директор урынбасары, мәгълүмат-библиография, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, фәнни-методик бүлекләрнең мөдирләре), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетындагы китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге һәм мәгълүмати-библиографик ресурслар кафедраларының галим-укытучыларын үз эченә алган дәрәҗәле жюри җибәрелгән эшләрне югары бәяләде.
Конкурсның шактый ук дәвамлы вакытка сузылуына карамастан, анда 9 гына үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашуы искәртелде. Катнашучылар санының аз булуына төп сәбәпләр – конкурсның катлаулылыгы, ягъни кыска гына тарихи чор белән чикләнү, төрледән-төрле документларны табу, анализлау, чагыштыру, өйрәнү, куллану зарурлыгы, китапханәчеләрдән тарихи фикерләү сәләте таләп ителү. Ләкин үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының үз тарихларын электән үк эзлекле һәм уңышлы өйрәнүләрен инкяр итәргә һич ярамый.
Жюри утырышы дәвамында аның әгъзалары тәкъдим ителгән эшләрнең уңай якларын билгеләделәр, кимчелекләрне, ялгышларны күрсәттеләр һәм түбәндәге китапханәләрне җиңүчеләр исеменә лаеклы дип таптылар:
I. Фәнни эшләр:
Беренче урында – Апас Үзәк китапханәсе; «Бөек Ватан сугышы елларында Апас Үзәк китапханәсе» дип аталган очерк (рус телендә) өчен; эшнең авторы – шушы китапханәнең библиографы Г.Х.Галәветдинова.
Икенче урында – Питрәч Үзәк китапханәсе коллективы; «Җиңүгә изге ышаныч белән...: Питрәч районы китапханәләренең 1941-1945 еллардагы тарихы хатирәләрдә, фоторәсемнәрдә, архив материалларында» дигән мәкаләләр җыентыгы (рус телендә) өчен; эшнең авторлары – әлеге китапханәнең методик-библиографик бүлеге мөдире С.М.Кәбирова, хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире В.А.Капитонова, методик-библиографик бүлекнең әйдәп баручы методисты А.Т.Вәлиуллина. Җыентык һәрберсе аерым китапханәгә багышланган 12 очеркны үз эченә алган.
Өченче урында – Нурлат районының Кизләү авылы китапханәсе; «Кизләү – мәгърифәт учагы: Нурлат районы Кизләү авылы китапханәсенең 1941-1945 еллардагы тарихы» дигән җыентык (татар телендә) өчен; авторы – шушы авыл китапханәсенең мөдире З.С.Бильданова.
II. Публицистика:
Беренче урынны ике китапханә – Балтач үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм Татарстанның Республика балалар китапханәсе бүлеште.
Балтач ҮКСы; «Балтач районы китапханәләре Бөек Ватан сугышы елларында» дигән очерклар җыентыгы (татар телендә) өчен; авторлары – Балтач Үзәк китапханәсенең методик-библиографик бүлеге мөдире Л.Г.Шакирҗанова, Бөрбаш авылы китапханәсе мөдире А.Т.Хәкимова, Салавыч авылы китапханәсе мөдире Ф.Ф.Кәлимуллина, мөхәррир Л.Т.Зарипова.
Татарстанның Республика балалар китапханәсе; «Татарстан Республикасы Балалар китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында» дигән күләмле публицистик мәкалә (рус телендә) өчен; авторлары – китапханәнең директоры Р.Т.Сираева, фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчесе Е.Г.Шемелова.
Икенче урында – Минзәлә Үзәк китапханәсе; «Минзәлә районы китапханәләре Бөек Ватан сугышы елларында» дигән җыентык (татар һәм рус телләрендә) өчен.
Өченче урында – Апас районының Зур Күккүз авылы китапханәсе; «Бөек Ватан сугышы елларында китапханә» дигән очерк (татар телендә) өчен; авторы – авыл китапханәсе мөдире Г.Т.Җәләлиева.
III. Методик-библиографик материаллар:
Әлеге номинациядә беренче һәм өченче урыннар бирелмәде.
Икенче урында – Лаеш Үзәк китапханәсе; «Сугыш турында укыйбыз: Лаеш районы китапханәләре фондларында сугышка багышланган китаплар» дип аталган тәкъдимле библиографик күрсәткеч (рус телендә) өчен; эшнең авторы – шушы китапханәнең методик-библиографик бүлеге мөдире Л.В.Шабрамова.
IV. Электрон басмалар:
Әлеге номинациягә эшләр тәкъдим ителмәде.
Жюри әгъзалары бертавыштан Сарман үзәкләштерелгән китапханәләр системасын конкурсның иң актив катнашучысы буларак билгеләп үтәргә дигән карарга килделәр. Бу райондагы 33 авыл китапханәсенең 20-се үз китапханәләренең тарихын яктырткан материаллар җибәргәннәр. Шулар арасыннан иң яхшы дип табылган өчесе Кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар, болар:
1. Иске Минзәләбаш авылы китапханәсе, мөдире А.А.Гарифуллина;
2. Александровка авылы китапханәсе, мөдире Г.М.Әхәтова;
3. Рангазар авылы китапханәсе, мөдире А.Г.Хаҗиева.
Конкурсның барлык җиңүчеләренә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.