«Тукта, мизгел»

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм  мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 19 нчы июлендә билгеләп үтелә торган Фотография көненә багышлап, «Тукта, мизгел» исемле күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмәдә 1894 нче елда Мәскәүдә Рус фотография җәмгыяте оешканнан алып хәзерге көнгә кадәр илебездәге фотография тарихы белән бәйле әһәмиятле вакыйгаларны чагылдыручы басмалар тупланган. Кешеләрне, табигать күренешләрен, хәтта су астын фотога төшерүдә киңәшләр бирүче, фотограф осталыгының серләрен ачучы, иҗат ысулларын яктыртучы материаллар да куелган. Кызыксынучыларга кәрәзле телефон белән, махсус цифрлы аппаратка төшерү, Photoshop һәм башка яңа технологияләргә өйрәтүче әдәбият та ошар. Монда Татарстан Республикасы фотографларының иҗаты, революциягә кадәрге заманнан бүгенгәчә төшерелгән фоторәсемнәр белән дә танышырга мөмкин.

Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән, башлап өйрәнүче фотографлар һәм үз эшенең осталары өчен аеруча файдалы булыр. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International