14-15 июльдә – V Кәримуллин укулары

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, мәшһүр галим, академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышлап, шушы елның 14-15 июль көннәрендә Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Саба районында «V Кәримуллин укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференция­се­ үткәрә. Аның эшендә чит илләрдән: Беларусь, Литва, Казакъстан,Төркиядән һәм Россия, Татарстан төбәкләреннән, Казаннан күренекле галимнәр, китап тарихы белгечләре доклад-чыгышлар белән, фән эшлеклеләре, язучылар, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, журналистлар, студентлар һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре тыңлаучылар сыйфатында катнашачак.

V Кәримуллин укуларының программасы бик бай булыр дип көтелә. 14 июльдә пленар утырыш һәм секцияләр эше Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) узачак, ә 15 июльдә тантаналы чараны Байлар Сабасында үткәрү һәм Ә.Г.Кәримуллин­ның туган авылы Чәбия-Чүрчигә бару планлаштырыла.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-09-28 – кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International