ХХ гасыр дөньяга бөек тә, катлаулы да, бәхәсле дә мәдәниятне һәм П.Пикассо, С.Дали, С.Прокофьев, Д.Шостакович, С.Эйзенштейн кебек атаклы исемнәр бирде. Бу – барлык юнәлешләрдә дә киеренке эзләнүле һәм инкыйлабый ачышлы мәдәният иде.
«ХХ гасыр сәнгатендә инкыйлабый тенденцияләр һәм яңа гасыр сәнгате» – сәнгать бүлегендә 2010 нчы елның 1 нче ноябреннән тәкъдим ителгән күргәзмә шулай дип атала. «Яссылык ноктасы һәм сызыгы», «Вакыт тавышы», «Кадр... һәм бөтен тормыш» дигән өч бүлектән торган әлеге күргәзмә рәсем сәнгате, музыка һәм кино буенча китаплар һәм мультимедиа басмалар белән таныштыра. Ул ай азагына кадәр эшләячәк.
Рәхим итегез! Без сезнең белән очрашуга шат булачакбыз!