2016 нчы елның 14 нче июле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «V Кәримуллин укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады. Укулар мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган иде. Укуларның максаты – милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемалары турында фикер алышу. Инде бишенче тапкыр уздырыла торган әлеге чарада Беларусь, Литва, Казакъстан, Кырым һәм Дагыстан Республикаларыннан, Казаннан күренекле галимнәр, китап тарихы белгечләре доклад-чыгышлар белән, фән эшлеклеләре, язучылар, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, журналистлар катнашты.
Конференцияне кереш сүз белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Җиһаншина Сөембикә Разил кызы ачып җибәрде.
Катнашучыларга сәламләү сүзләрен Татарстан Республикасы Дәүләт советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы җиткерде. Татарстан мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Л.М. Әхмәтҗанова, фән эшлеклеләре Д.Ф. Заһидуллина, И.А. Гыйләҗев, Ф.Г. Галимуллин, З.З. Рәмиев халкыбызның рухи һәм мәдәни үсешендә Әбрар Кәримуллин исеме һәм хезмәтләренең әһәмиятле урын тотуын кабат-кабат ассызыкладылар, аның якты истәлеген яд итеп катнашучыларга, конференцияне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
БДБ һәм Балтик буе илләреннән, Кырым һәм Дагыстан Республикаларыннан килгән катнашучыларның докладлары аеруча зур игътибар белән тыңланды. Вильнюс университетының (Литва) филология факультеты доценты, гуманитар фәннәр докторы Мишкинене Галина Антоновна Литва татарларының Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә сакланучы яңа табылган кулъязмасы турында сөйләде. Казакъстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Фән комитетының М.О.Ауэзов исемендәге әдәбият һәм сәнгать институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Шалгынбай Жумагыз Жебеген кызы үзенең чыгышын 1917 елга кадәрге казакъ китабы һәм әдәбияты цензурасына багышлады. Беларусь дәүләт университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Канапацкая Зорина Ибраһим кызы Беларусь татарларының славян телле һәм гарәби язулы кулъязмаларының барлыкка килү тарихы белән таныштырды.
Укуларда шулай ук Татарстанның һәм Казанның эре фәнни оешмаларыннан, югары уку йортларыннан галимнәр, Әбрар аганы белгән, аның белән аралашкан язучылар, журналистлар, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, якташлары, фикердәшләре, шәкертләре катнашты. Аларның күбесе кызыклы һәм фәнни җәһәттән әһәмиятле докладлар, чыгышлар ясады, истәлек-хатирәләре белән уртаклашты.
Конференциянең эше төштән соң «Кулъязмадан басма китапка кадәр: әдәбият һәм китапчылык традицияләре» һәм «Илебездәге тарихи-мәдәни шартларда басма китап» секцияләренә бүленеп дәвам итте.
15 нче июль көнне конференциядә катнашучыларны Әбрар ага Кәримуллиның туган ягы – Татарстан Республикасының Саба районы кабул итте. Килгән кунаклар Әбрар Кәримуллин исемен йөрткән Саба районы Үзәк китапханәсе белән танышты; Әбрар аганың музеен, шәхси әйберләрен карады. Соңыннан галимнең туган авылы Чәбия-Чүрчидә каберен зиярәт кылдылар, чәчәкләр салдылар; туган нигезен күрделәр. Чәбия-Чүрчи авылы мәдәният йортында «V Кәримуллин укулары»на багышланган тантаналы җыелыш булды. Соңыннан кунаклар өчен Саба районының истәлекле урыннарына экскурсия оештырылды.