Балтачта китапханәчеләр семинары
2010 нчы елның 11 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Балтач районы Үзәк китапханәсе базасында китапханәчеләр семинары үткәрде. Семинарда Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчесе Р.Р.Гаязова, «Барс. Мәдәният Web-мониторингы» системасын кулланып, электрон рәвештә эш хисабы алу күрсәтмәләре белән таныштырды, шушы компьютер программасына презентация ясады. Баш китапханәче О.И.Зуева чыгышында китапханәләр эшенә яңалык кертүнең бер төренә – проект эшчәнлегенә – кагылышлы мәсьәләләр әтрафлы яктыртылды. Республикадагы китапханәләр эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчесе З.Ә.Җамалиева чыгыш ясады.
Семинар бик эшлекле һәм уңышлы узды.

.jpg)

