Реклама турында

2010 елның 1 декабре, чәршәмбе

2010 нчы елның 1 нче декабреннән 31 нче декабренә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар уздыру бүлегендә «Реклама: теориядә һәм гамәлдә» дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Чын реклама күп мөмкинлекләр ача: товар һәм хезмәтне нәтиҗәле сату, контракт һәм тендерларны отарга ярдәм итү, яңа партнерларны җәлеп итү, эшегезнең уңышлы булуын тәэмин итү һ.б., һ.б.
Чын рекламаның нәрсә икәне, ничек барлыкка килүе, нәтиҗәле булсын өчен аны реклама агентыннан ничек кабул итәргә кирәклеге турында беләсегез киләме? Реклама, маркетинг һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр хакында иң яхшы китаплар тупланган күргәзмәгә рәхим итегез!


Безнең адрес: Кремль ур., 33 йорт
ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр залы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International