Бәйрәм мәдәнияте тарихы турында

2010 елның 3 декабре, җомга

Без барыбыз да бәйрәмнәр яратабыз! Бәйрәм ул – күңел ачу, шатлык, уен-көлке. Антик чордан ук кешеләр бәйрәмнең нәрсә икәнен белгәннәр. Софокл, Еврипид, Александр Македонский һ.б. кебек атаклы тарихи шәхесләр бәйрәм тамашалары оештырырга һәм аларда үзләре дә катнашырга яратканнар.


«Чор үзенчәлеге буларак бәйрәм мәдәнияте» – 2010 нчы елның 1 нче декабреннән ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә куелган күргәзмә шулай дип атала. Күргәзмәнең «Мистериядән карнавалга», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Мөселман бәйрәмнәре» дигән бүлекләрендә бәйрәм мәдәнияте тарихы, гореф-гадәтләр, традицияләр, уеннар, җырлар, биюләр һ.б. турында сөйләүче китаплар һәм мультимедиа басмалар куелган.


Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 йорт)рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International