«Иман» ислам мәдәнияте мәркәзенә 20 ел!

2010 елның 6 декабре, дүшәмбе

«Иман» ислам мәдәнияте мәркәзенә 20 ел!

Шушы елның 29 ноябрендә Казандагы Мәрҗани мәчетенең конференц-залында «Татарстандагы Ислам: динебез тергезелүенең ике дистә елы» («Ислам в Татарстане: два десятилетия ревайвализации») исеме астында фәнни-гамәли конференция узды. Ул «Иман» Ислам мәдәнияте мәркәзенә 20 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Казанда 20 ел әүвәл эшен башлаган «Иман» Ислам мәдәнияте мәркәзе халкыбызның рухи мирасын торгызу эшенә илебездә беренчеләрдән булып кереште һәм күп изге гамәлләр башкарып, җәмәгатьчелекнең ихтирамын казанды.


Әлеге юбилей – татар халкының рухи дөньясы өчен ифрат әһәмиятле вакыйга. Мәркәз менә инде ике дистә ел буе туктаусыз милләткә хезмәт итә: халкыбызга ислам кыйммәтләрен җиткерә; аң-белем, мәгърифәт тарата; газиз телебезне һәм әдәбиятыбызны саклый, үстерә һәм таныта; тарихыбызга, каһарман шәхесләребезгә, йолаларыбызга һәм гореф-гадәтләребезгә хөрмәт-мәхәббәт тәрбияли; яшь буыннарыбызга күркәм әхлак нигезләрен сеңдерә. Мәркәзнең ирешкән уңышлары – коллективының хезмәте.


Татарстан Республикасының Милли китапханәсе «Иман» мәркәзе белән аның эшли башлау елларыннан бирле хезмәттәшлек итә. Мәркәзнең нәшрият-матбагасында дөнья күргән күпсанлы китаплар китапханәбез фондларында саклана. Алар укучыларыбызга бик файдалы хезмәт итәләр. Мәркәзнең нәшрият-матбагасы китапханә фондларында сакланучы борынгы басма ядкярләребездән файдаланып та китаплар чыгарды. Шуңа күрә бу хезмәттәшлек икеләтә саваплы.


Конференция эшендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры Наил Әкрам улы Камбеев та катнашты. Ул Милли китапханә коллективы исеменнән мәркәзне күркәм юбилее – «Иман» Ислам мәдәнияте мәркәзенә 20 ел тулу бәйрәме – белән ихлас күңелдән тәбрик итте һәм тирән ихтирам хисләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International