Кырымтатар коллегаларыбызда юбилей тантаналары

2010 елның 5 ноябре, җомга

2010 елның 4-5 нче ноябре көннәрендә Исмәгыйль Гаспринский исемендәге Кырымтатар китапханәсе (Украина, Кырым Республикасы) халыкара ТӨРКСОЙ оешмасы белән берлектә төрки телле илләр Милли китапханәләре җитәкчеләренең IV Халыкара конференциясен үткәрде. Ул танылган шәркыятьче галим Әхмәтзәки Вәлиди Тоганның тууына 120 ел тулуга һәм И.Гаспринский исемендәге Кырымтатар китапханәсенең 20 еллыгына багышланды.

Халыкара конференциядә төрки телле илләрдән хөрмәтле кунаклар – Башкортстанның ТӨРКСОЙ оешмасындагы вәкиле Әхәт Салихов, Әхмәтзәки Вәлиди Тоганның кызы, Төркия фәннәр академиясе әгъзасы, профессор Исәнбикә Тоган, Халыкара конференциядә төрки телле илләрдән хөрмәтле кунаклар – Башкортстанның ТӨРКСОЙ оешмасындагы вәкиле Әхәт Салихов, Әхмәтзәки Вәлиди Тоганның кызы, Төркия фәннәр академиясе әгъзасы, профессор Исәнбикә Тоган, Төркия Милли китапханәсе директоры Түнҗәл Аҗар, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Наил Әкрам улы Камбеев, Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе директоры урынбасары Антонина Николаевна Гезикова, Азәрбәйҗан Республикасының Мирза Фатали Ахундов исемендәге Милли китапханәсе гыйльми сәркятибе Әминә Җафарова, Казакъстан Республикасы Милли академик китапханәсе директоры урынбасары Гөлшат Дарибаева, Кыргызстан Республикасы Милли китапханәсе директоры урынбасары Каныкәй Әливапова – катнаштылар.

Конференциянең беренче көне кунаклар һәм Кырым Республикасының киң җәмәгатьчелеге катнашында Акмәчет (Симферополь) шәһәрендә үтте, биредә И.Гаспринский һәйкәленә чәчәкләр салынды, журналистлар белән кыска очрашу оештырылды, тантаналы ачылыштан һәм сәламләү-котлаулардан соң беренче секция кысаларында Әхмәтзәки Вәлиди Тоганның тормыш юлына, эшчәнлегенә, фәнни мирасына багышланган докладлар тыңланды, Кырымтатар китапханәсенең 20 еллыгына багышланган юбилей бәйрәме булды.

5 нче ноябрь көнне исә Бакчасарай шәһәрендә, И.Гаспринскийның Музей-йортында «Халыкара хезмәттәшлек итүдә милли ресурслар һәм проектлар» дигән икенче секция утырышы уздырылды.

Төрки телле илләр китапханәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре И.Гаспринский исемендәге Кырымтатар китапханәсенә күпсанлы китаплар бүләк иттеләр.

Кырымтатар кардәшләребезне һәм коллегаларыбызны Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коллективы исеменнән юбилейлары белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International