Второвлар китапханәсе каталогы

2010 елның 8 декабре, чәршәмбе

 

Шагиахметова Г.Г. Каталог библиотеки Второвых / Г.Г.Шагиахметова; науч. ред. Г.Г.Габдельганеева, Р.И.Валеев; отв. ред. И.Г.Хадиев. – Казань: Милли китап, 2010. – 271 с.: ил.

«Милли китап» нәшриятында «Каталог библиотеки Второвых» исемендә яңа басма дөнья күрде. Бу каталог – 1865 елда Казанда ачылган шәһәр җәмәгать китапханәсенең нигезен тәшкил иткән аталы-уллы Второвлар уникаль китап тупланмасының тасвирламасы. Каталог 1069 исемдәге китап һәм брошюраларның вакытлы һәм дәвамлы басмаларның тулы фәнни тасвирламасын үз эченә алган. Шулай ук анда бай белешмә аппарат урнаштырылган. Бу китап галимнәр, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, туган як, китап һәм китапханәчелек тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучылар өчен кызыклы чыганак булып хезмәт итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International