Фәнни-техник эшчәнлекнең нәтиҗәләрен хокукый саклау

2010 елның 8 декабре, чәршәмбе

Күргәзмәдә фәнни-техник эшчәнлекнең нәтиҗәләрен куллану һәм хокукый саклау мәсьәләләренә караган китаплар һәм вакытлы матбугат басмалары куелган. Аларда патентлык хокукы нормаларына кагылышлы статьяларга аңлатмалар бирелә. Шулай ук уйлап табуларны, файдалы модельләрне һәм сәнәгать үрнәкләрен яклау һәм саклау буенча аеруча әһәмиятле булган теоретик һәм гамәли сорауларга анализны да әлеге басмаларда табып була.


Күргәзмә материалларында технологияләрне куллануга караган лицензияле килешүләр төзү буенча да мәгълүматлар бирелә. Басмалар битләрендә Россия Федерациясе Гражданлык Кодексының дүртенче өлеше нигезендә товар билгеләрен теркәүнең төп сораулары, шулай ук Россия һәм Бердәм Система илләре мәгълүматлар базаларына тулы интеллектуаль хокуклар саклау мәсьәләләре чагылыш таба. Патент сәләтлелеген билгеләү тәртипләренә зур игътибар бирелгән. Административ һәм суд инстанцияләрендәге төрле бәхәсләрнең тасвирламалары китерелгән.


Күргәзмәгә куелган басмалар патент белгечләренә, экспертларга, уйлап табучыларга, студентларга һәм укытучыларга файдалы булачак.


Күргәзмә 2010 нчы елның 30 нчы декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International