Людвиг ван Бетховен – композитор, дирижер һәм пианист. Ул – үз чорында булган барлык жанрларда да, шул исәптән, опера, балет, драматик спектакльләргә музыка, хор өчен әсәрләр иҗат иткән, бүген дә дөньяда иң күренекле һәм күп башкарылучы авторларның берсе.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә куелган күргәзмәдә 2010 нчы елның 16 нчы декабрендә тууына 240 ел тулуы билгеләп үтелүче композиторның тормыш һәм иҗат юлы хакында сөйләүче документлар җыелмасы һәм аудиовизуаль материаллар куелган.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!