Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) китапханәнең даими укучысы, «Татарстан» ДТРК балалар тапшырулары бүлеге мөхәррире, Татарстанның язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы Дания Заһретдин кызы Гайнетдинова үзе ясаган картиналарын бүләк итте. Бүләге өчен зур рәхмәт аңа!
Дания ханымга күңеле түрендә йөрткән хыялын – картиналар ясауны – тормышка ашыруда безнең китапханә фондларының рәсем сәнгатенә багышланган басмаларыннан файдалануы да ярдәм итте.
Милли китапханәнең бай фондлары һәркемгә үз идеяләрен гамәлдә сынап карарга булыша ала. Рәхим итегез!

