Николай Крючковның тууына 100 ел

2010 елның 28 декабре, сишәмбе

2011 нче елның 6 нчы гыйнварында театр һәм кино актеры, СССРның халык артисты, Сталин премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое Николай Афанасьевич Крючковның (1910/1911 – 1994) тууына 100 ел тула. 100дән артык фильмда катнашып, ул миллионлаган тамашачының яраткан артистына әверелде.

 
2010 нчы елның 27 нче декабреннән 2011 нче елның 13 нче гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегенә килеп, Сез актерның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китаплар һәм мультимедиа басмалар белән таныша алачаксыз.

 
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International