2016 нчы елның 29 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «Питрәч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесендә китапханәчеләр өчен үткәрелгән «Китапханәләрнең яңача үсешен тәэмин итүдә төп чараларның берсе булган социаль-мәдәни проектлаштыру» дигән семинарда катнашты.
Әлеге семинар Питрәч муниципаль районының Мәдәният бүлеге һәм «Питрәч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылды. Аның эшендә Питрәч, Саба, Биектау районнары китапханәчеләре һәм, югарыда әйтелгәнчә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белгечләре дә катнашты.
Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары И.Г. Һадиев мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул халыкны китапка һәм укуга ныграк җәлеп итүдә китапханәләрнең максатчан эш алып баруы зарурлыгын билгеләп үтте, республикадагы китапханәләрнең 2015 елгы эш нәтиҗәләренә кыскача тукталды.
Питрәч районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрендәге яңача алымнар һәм юнәлешләр турында сөйләделәр, кызыклы эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең инновацион эшчәнлек бүлекчәсе мөдире О.И. Зуева «Проектлаштыру белән шөгыльләнү: «Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» конкурслары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантлары» дигән темага чыгыш ясады. Мәгълүмат-библиография бүлегенең сектор җитәкчесе Т.Б. Ефимовских «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: көндәлек матбугат басмалары» темасына методик тәкъдимнәрен җиткерде. Документларны фәнни эшкәртү һәм каталоглар оештыру бүлеге әйдәп баручы китапханәчесе Р.Р. Вәлиуллина чыгышы «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: технологик мәсьәләләр һәм эшне оештыруга карата киңәшләр» темасына багышланды. Фәнни-методик бүлек мөдире С.Р. Дәүләтшина китапханәчелек тармагына кагылышлы законнарны һәм рәсми карарларны гамәлдә куллану мәсьәләләрен кузгатты. Аерым алганда «Гомум файдаланудагы китапханә эшчәнлегенең модель стандарты. Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына һәм муниципаль хакимият органнарына тәкъдимнәр» турында мәгълүмат бирелде.
Семинар эше Питрәч районында туып үскән Советлар Союзы Герое П.М. Гавриловның Әлбәден авылындагы музеенда булу белән тәмамланды.