Фатих Әмирхан (1886-1926) – яңа татар әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе. Ул үзенең әдәби әсәрләре, пьесалары, публицистикасы, рус һәм дөнья классикасына багышланган мәкаләләре белән танылды. Фатих Әмирханның иң күренекле әсәрләре яшьләргә, якты киләчәккә багышланган.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә Фатих Әмирханның (1886-1926) тууына 125 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Анда язучының тормыш һәм иҗат юлын яктырткан китаплар куелган.
Барыгызны да Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залына чакырабыз.
.jpg)