Россиядә китапханәләргә ярдәм итү йөзеннән «БиблиоРодина» проекты эшли башлады.
Проектның төп максатлары: мәдәни һәм фәнни үзәкләр буларак, бөтен ил буйлап китапханәләрне торгызу; фәнни белемнәрне популярлаштыру; тышкы финанслау җитәрлек булмаганда фәнни-популяр басмаларга булышлык күрсәтү.
Хәзер теләсә кайсы кешенең меценат булу мөмкинлеге бар. Алар Россия китапханәләренә бүләк итү максатыннан фәнни-популяр басмаларга языла алалар. Бүгенге көндә проектта 5 мең китапханә һәм 13 вакытлы басма катнаша.
Тулырак: http://www.rba.ru/content/news/vid_news_str.php?id=5887.