«Яңа тормыш җырчысы»

2011 елның 14 гыйнвары, җомга

 
Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль урамы, 33 нче йорт) татар әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 110 ел тулу уңаеннан «Яңа тормыш җырчысы» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.

Анда укучылар игътибарына шагыйрьнең үзе исән вакытта дөнья күргән китаплары тәкъдим ителә. Күргәзмәдә ХХ йөзнең 20-30 елларында гарәп һәм латин графикасында нәшер ителгән басмалар һәм олугъ шагыйребезнең шигырьләре басылган «Безнен юл» журналы урын алды.

Кызыксындырган китапларны укырга теләүчеләр, әдәбият сөючеләр китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә (Карл Маркс урамы, 36 нчы йорт) мөрәҗәгать итә алалар.

Күргәзмә 2011 елның 1 апреленә кадәр эшләячәк.

 


 































ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International