2011 нче елның 15 нче гыйнварында татар милли мәдәнияте классигы, СССРның халык артисты, ТАССРның Г. Тукай исемендәге һәм СССРның Дәүләт премияләре лауреаты, профессор Нәҗип Гаяз улы Җиһановның (1911-1988) тууына 100 ел тулды.
Татар музыкасы тарихында Нәҗип Җиһановның исеме бик күп әһәмиятле вакыйгалар һәм мөһим ачышлар белән бәйле. Ул ярты гасырдан артык иҗат юлы узган һәм бай иҗади мирас («Алтынчәч», «Җәлил», «Ильдар» һ. б. опералар, «Кырлай» һ. б. симфонияләр) калдырган олы композитор гына түгел. Җиһанов – узган гасыр татар музыкаль мәдәниятенең күпьяклы һәм нәтиҗәле эшлеклесе. Гасырлар бусагасын узып, Җиһанов музыкасы чорлар биеклегеннән югары күтәрелә алу һәм яңа заман тыңлаучылары өчен дә кызыклы булу сәләтен дәлилләде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге барлык музыка яратучыларны Нәҗип Җиһановның иҗатына багышланган күргәзмә белән танышырга чакыра. Анда композитор турында истәлекләр, күренекле әсәрләренең музыкаль язмалары, нота текстлары куелган.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!