Антик сәнгать Борынгы Греция, Рим һәм Урта диңгез буенда урнашкан башка дәүләтләрдә антик колбиләүчелек җәмгыяте чорында үсеш ала. Аның хронологик чикләре безнең эрага кадәр VIII гасыр һәм безнең эраның IV гасыры белән билгеләнә. Дөнья мәдәнияте тарихындагы бу 12 йөзьеллык кешелеккә хәзер дә зур эстетик ләззәт бирүче бик күп санда искиткеч гүзәл сәнгать әсәрләрен бүләк итте. Яңарыш чорыннан алып күп гасырлар дәвамында антик нәфис мәдәниятне дөнья сәнгатенең бишеге дип саныйлар.
2011 нче елның 10 нчы гыйнварыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә ачылган күргәзмә антик чорга багышлана. Ул «Идеаль антиклык», «Хәтер метафоралары», «Рәссам һәм өлге» дип исемләнгән өч бүлектән тора. Күргәзмәгә куелган китаплар һәм мультимедиа басмалар антик чор сәнгате тарихы, архитектурасы, скульптурасы белән танышырга, ул чордагы кешеләрнең яшәеше (көнкүреше, киемнәре, җиһазлары һ. б.) турында күп мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!