Утырышка кунак булып консерватория студентлары – конкурслар лауреатлары: Альбина Заһретдинова, Эльза Мясникова, Гульнор Рәхимова, Артур Исламов, Павел Крючко килде. Утырышны Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе профессоры Юзефина Сокольская алып барды.
Танылган опералардан, ораторийлардан арияләр, рус һәм татар композиторларының романслары, халык җырлары яшь музыкантлар башкаруында аеруча үзенчәлекле яңгырады. Тамашачы алар тавышының сафлыгына, көченә һәм матурлыгына гашыйк булды.
Музыкаль кунакханәнең чираттагы утырышы 2011 нче елның 4 нче мартында узачак. Ул романс жанрының барлыкка килү тарихына багышлана. Бу кичтә музыкаль кунакханәнең кунагы романслар башкаручы танылган җырчы Юлия Җиһаншина булачак.
.jpg)


