Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33 нче йорт) 2011 нче елның 15 нче февралендә тууына 105 ел тулу билгеләп үтелә торган күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Каһарманы Муса Җәлилгә багышлап «Мәңге үлмәс данга төрде исемен» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын, батырлыгын яктырткан басмалар зур урын алды. Муса Җәлилнең төрле елларда (1934 – 2006 нчы еллар арасы), төрле нәшриятларда, төрле телләрдә дөнья күргән әсәрләре тәкъдим ителде. Р.Мостафинның, Г.Кашшафның, А.Әхтәмҗанның, И.Зәбиревнең шагыйрьгә багышланган китаплары аеруча зур әһәмияткә ия.
Күргәзмә 2011 нче елның февраль ае ахырына кадәр эшләячәк.
