2011 нче елның 28 нче гыйнварында Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Идел буе районындагы 6 нчы гимназиясендә оештырылган «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе» конкурсын үткәрүдә, аның «Үз китабыңны тап» номинациясендә җиңүчеләрне билгеләүдә катнаштылар.
Әлеге чара «Һәр китапка – үз укучысы, һәр укучыга – үз китабы» девизы астында узды.
Гимназиянең археология музеена экскурсия дә, бүлек хезмәткәрләре оештырган «Милли китапханә: Тарихы. Бүгенгесе. Фондлары» исемле күзәтү дә укытучылар, укучылар һәм китапханәчеләр арасында зур кызыксыну уятты.