«Татарстан Республикасында Россия киносы елы» исемле юлкүрсәткеч

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасында Россия киносы елы»  исемле юлкүрсәткеч урнаштырылды.

Юлкүрсәткечтә Татарстан кинематографиясе үсеше турындагы мәгълүматларны үз эченә алган интернет-ресурсларга сылтамалар тупланды. Аеруча Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә игътибар бирелде.

Юлкүрсәткеч, үз илебезнең кино сәнгатенең сыйфатын күтәрүне, популярлаштыруны, Россия төбәкләрендә кино сәнгатен үстерүне максат итеп куйган,  2016 нчы елда Россиядә игълан ителгән Кино елы кысаларында әзерләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International