2011 нче елның 1 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә готика сәнгатенә багышланган күргәзмә эшли башлады.
Сәнгать тарихында готика – чын «урта гасыр таҗы». Бу – якты, ачык төсләр, йөгертелгән алтын, очлы башлы түбәләре күккә омтылган манаралар, ут, таш һәм пыяла берлеге, рыцарь турнирлары һәм Гүзәл Ханымнар чоры.
Нәкъ менә шуңа да күргәзмә өч бүлектән тора: «Готикада таш симфониясе», «Көнкүреш җиһазлары», «Гүзәл Ханымнар культы». Күргәзмәгә куелган китаплар һәм мультимедиа басмалар урта гасыр сәнгате, феодаллар, рыцарьларның тормыш итү рәвеше, шул чор көнкүрешенең үзенчәлекләре белән таныштыралар.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!