2011 ел – Халыкара урманнар елы

2011 елның 8 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур. 33 йорт) “Урман ул- табигый бергәлек” дип аталган күргәзмә оештырылды.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль (БМО) ассамблеясы 2011 елны “Халыкара урманнар елы” дип игълан итте. Урманнар коры җир өслегенең 31 % биләп торалар.
Урманнар планетабызның үпкәсе, ул матурлык һәм сәламәтлек чыганагы, кошларның һәм җәнлекләрнең яшәү урыны. Урманнарның 13 % саклана торган табигать территорияләре булып саналалар.

Табигатьне саклау һәркемнең бурычы. Табигатькә ихтирамлы, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү әһәмиятле эш булып тора.

Күргәзмәдә табигатьне танып-белүдә, экологик тәрбия бирүдә үтемле булган басмалар – энциклопедияләр, белешмәлекләр, төрле экологик чаралар үткәрүдә кулланырга мөмкин булган ярдәмлекләр урын алды.

“Табигать белән гармониядә”, Табигатьнең сафлыгы – күңелеңнең пакьлеге”, “Табигать ярдәм сорый”, “Гаҗәеп матур дөнья !” һ.б. басмалар белән танышып, уеннар, викториналар һәм башка экологик чаралар – кичәләр, сәгатьләр, спектакльләр әзерләү өчен материаллар тупларга була.

Күргәзмә 2011 елның февраль ае азагына кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International