2016 нчы елның 17 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәгендә белемнәрен күтәрүче экскурсоводлар төркеме өчен Мәгълүмат көне уздырылды.
Әлеге уку үзәге тыңлаучыларына «Татарстанның һәм Казан шәһәренең һәйкәлләре» дип исемләнгән мәгълүмат чыганаклары презентациясе әзерләнде. Аеруча Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларын ачуга, китапханә сайтының һәм «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталының электрон мәгълүмати ресурсларына игътибар юнәлтелде. Китапханәнең электрон каталогыннан һәм башка белешмә-мәгълүмат ресурсларыннан мәгълүмат эзләүгә караган киңәшләр бирелде. Казан Кремле, Иске Татар бистәсе, Казан шәһәре буйлап сәяхәт итүгә багышланган материаллар тупланган мәгълүмати ресурслар күргәзмәсе тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.