А. С. Ключарев юбилеена багышлап...

2011 елның 15 феврале, сишәмбе

19 нчы февральдә совет композиторы һәм фольклорчы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Сергеевич Ключаревның (1906-1972) тууына 105 ел тула.
А.С.Ключарев күп санлы симфонияләр, симфоник поэмалар, сюиталар, камера уен кораллары ансамбле өчен әсәрләр авторы. Башкорт музыка фольклорына нигезләнеп, А.С.Ключарев «Тау әкияте» балетын иҗат итә. Шулай ук татар, башкорт, рус халык җырларына эшкәртүләр ясый һәм С.Сәйдәшевнең «Наемщик» музыкаль драмасын опера итеп эшли.


Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге музыкант һәм композитор Александр Сергеевич Ключаревның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу, аның музыкасын тыңлап ләззәт алу өчен 2011 нче елның 14 нче февралендә ачылган күргәзмәгә чакыра.


Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International