2011 нче елның 21 нче февралендә француз композиторы Лео Делибның (Клеман Филибер, 1836-1891) тууына 175 ел тула.
Делибның иҗаты нигездә музыка-театр жанрлары белән бәйләнгән. Комик операның якты үрнәге булган «Король шулай әйтте» операсы (1873), XIX нчы гасырның иң яхшы француз ориенталь опералары арасына кертелгән «Лакме» лирик-драматик операсы (1883) аеруча зур танылу ала. Балет өлкәсендә новатор буларак, Делиб балет музыкасында драматик башлангычны үстереп, аны симфонияләштерә. «Коппелия» (1870) һәм «Сильвия» (1876) балетлары музыка-хореография сәнгате үсешенә зур йогынты ясадылар. Делиб язган балетларының аһәңле, хисле музыкасын П.И.Чайковский югары бәяли. 1881 нче елдан Делиб – Париж консерваториясе профессоры, 1884 нче елдан – Франция Институты әгъзасы.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге композиторның иҗатына багышланган күргәзмә белән танышырга, балет, операларның музыкаль язмаларын тыңлап ләззәт алырга чакыра.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!