Тормыш сыйфаты һәм стандартлаштыру

2011 елның 16 феврале, чәршәмбе

2011 нче елның 15 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К. Маркс ур., 36 нчы йорт) «Тормыш сыйфаты һәм стандартлаштыру» дип аталган күргәзмә эшли.

 
Күргәзмәгә куелган материаллардан стандартлаштыру, сертификацияләү, метрология нигезләре белән бәйле сорауларга җавап табарга мөмкин. Бигрәк тә, базар икътисадына күчү, оешмаларның экспертлык эшчәнлеге, продукциянең, маркетинг эшчәнлегенең конкурентлыкка сәләтлелеге дәрәҗәсен күтәрү кебек мөһим мәсьәләләргә игътибар бирелә.


Күргәзмәгә куелган басмаларда түбәндәге мәсьәләләргә караган заманча профессиональ мәгълүмат чагылыш таба:
– стандартлаштыру һәм сертификацияләүнең асылы һәм эчтәлеге;
– стандартлаштыру буенча норматив документлар һәм аларның төрләре;
– норматив документларны куллану һәм алар куйган таләпләрнең характеры;
– хезмәтне сертификацияләүнең гомуми тәртибе һәм схемасы;
– кирәкле декларацияләр һәм документлар турында мәгълүмат;
– стандартларга куелган мәҗбүри таләпләрне бозган өчен җаваплылык.

Күргәзмә материалларын федераль һәм регионара законнар җыелмаларының норматив-хокукый документлары, икътисадый эшчәнлекнең барлык өлкәләре өчен яраклы норматив-техник һәм махсуслаштырылган мәгълүматлар, суд һәм арбитраж практикасы материаллары кергән уникаль «Техэксперт» тулы текстлы базасы тулыландыра.
Патентлар бүлеге Россия нормалары, кагыйдәләре һәм стандартларының тулы китапханәсеннән файдаланырга мөмкинлек бирә. Мәгълүматлар базасы җитештерүнең төрле өлкәләрендә үзләренең эшчәнлекләренә бәйле рәвештә санитар нормалар һәм кагыйдәләр, дәүләт стандартлары, җитәкче документлар, төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы нормалары һ.б. документлар белән эш итүче техник белгечләр өчен бик файдалы.

 







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International