Болгар һәм Зөя шәһәрләренең тарихи ядкәрләре – Татарстан Республикасы байлыгы

2011 елның 11 феврале, җомга



Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тарафыннан әнә шундый темага күргәзмә оештырылды. Күргәзмә ХIV–ХVI гасырларга караган, Болгар һәм Зөя җирлекләрендә урнашкан мәдәни-тарихи һәм архитектура ядкәрләренә багышланган ХIХ йөз–ХХ йөз башы китаплары һәм хариталары белән таныштыра. Биредә Казан галимнәре – тарихчылар, археологлар, сәнгать белгечләре – Н.Ф.Высоцкий, Р.М.Мортазин, И.А.Ардашев, П.М.Дульский һ.б. ларның хезмәтләре урын алган.

Болардан тыш, күрәзмәдә Болгардагы Кара пулатның, Кече манараның, Олуг Җәмигъ мәчете харәбәләренең, Болгар шәһәре манзарасының сурәтләрен; чиркәү төзелеше сәнгате үрнәкләренең – Зөя ныгытмасында урнашкан Успения соборы архитектурасының, ХIV гасырдан сакланып калган башка храмнардагы фрескаларның – фотоларын һәм рәсемнәрен күрергә мөмкин.

Болгар һәм Зөя корылмалары Татарстан Республикасы җирлегендә урын алган уникаль тарихи, мәдәни истәлекләрдән саналалар, алар төбәк күләмендә генә түгел, ә дөньякүләм әһәмияткә ия.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы (Казан, Кремль ур., 33 йорт) Зур уку залында 2011 нче елның 1 нче маена кадәр эшләячәк.

Рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International