Габдулла Тукай елына – онлайн-викторина

2011 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, шулай ук тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов республикабызда 2011 елны Габдулла Тукай елы дип игълан итү турында Указга кул куйды.

Шушы олуг юбилейга багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында онлайн-викторина үткәрелә.

Викторина татар һәм рус телләрендә уздырыла. Ул өч этаптан гыйбарәт булачак. Һәрбер этапта шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган өчәр сорау бирелә һәм һәр сорауга өч-дүрт җавап варианты тәкъдим ителә.

Викторина 2011 нче елның февраль, март, апрель айларында уза. Нәтиҗәләр 2011 нче елның апрель ае азагында игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International