Булачак журналистлар бездә кунакта

2011 елның 21 феврале, дүшәмбе
2011 нче елның 16 нчы феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) Казан (Идел буе) федераль университеты журналистика һәм социология факультетының татар бүлеге студентлары өчен экскурсия үткәрелде.

Студентлар бүлек фондларында саклана торган искебасма китаплар, кулъязмалар, ХХ йөз башында чыккан гарәп хәрефле газета-журналлар белән таныштылар. Аларга бүлекнең тарихы һәм хәзерге эшчәнлеге, фәнни-археографик экспедицияләр турында да мәгълүмат бирелде. Булачак журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, күбесе сирәк басмаларны һәм кулъязма материалларны өйрәнү өчен алга таба бүлеккә килергә теләк белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International