Оренбург өлкә китапханәсе вәкилләре – Татарстанда

2011 елның 21 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең махсус чакыруы буенча 2011 нче елның 15-17 февраль көннәрендә Казанда Н.К.Крупская исемендәге Оренбург өлкә универсаль фәнни китапханәсе вәкилләреннән торган делегация булды. Делегация составында китапханәнең директоры Л.П.Сковородко, директор урынбасары Н.В.Никитина, мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары бүлекчәсе мөдире А.Г.Сковородко, бүлекчә мөдире Т.В.Медведева бар иде.

Татарстанга сәфәрнең программасы бик тыгыз булып, һөнәри эшчәнлек белән бәйле чараларны да – ТР Милли китапханәсе һәм Казан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эше белән танышуны, Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә булуны, шулай ук башка мәдәни чараларны да – Казан Кремлен һәм Кремльдәге Кол Шәриф мәчетен, Благовещение чиркәвен карауны, Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуны, «Төп нөсхә көне»ендә (Татарстан Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре»н тантаналы рәвештә халык каравына чыгару) катнашуны, Казан (Идел буе) федераль университеты музеенда булуны үз эченә алган иде.

Рәсми очрашулар һәм иркенләп аралашулар кысасында алга таба Татарстан белән Оренбург өлкәсе, аерым алганда, әлеге төбәкләрнең әйдәп баручы ике китапханәсе арасында мәдәни багланышларны ныгыту турында килешенде, беренче уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре барланды.

Меңьеллык башкалабызның кабатланмас тарихи һәйкәлләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.И.Вәлиев тарафыннан оештырылган җылы һәм эчкерсез кабул итүләр, кояшлы һава торышы кунаклар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International